Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Түбән Камада тотылган батарейкаларны җыю урыннары булдырылган
Сәламәтлек
  • 17 Июль 2019 - 10:15
  • Караулар: 33
Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү максатыннан,  «Duracell Russia» компаниясе Татарстанда тотылган  батарейкаларны аерым җыю буенча экологик проект башлап җибәргән. 

 Түбән Камада бу максаттан махсус контейнерлар «Лента», Гагарин урамындагы  «Эссен» («Эльдорадо») һәм «Сити Молл» сәүдә үзәкләрендә  урнаштырылган. Тотылган батарейкаларны  21 июльгә кадәр  тапшырырга мөмкин. 

 «Duracell Russia» тарафыннан  Россиядә тотылган  батарейкаларны  җыю буенча шундый 650 пункт булдырылган. 

Чүп савытына ташланган гади бер батарейка якынча 20 квадрат метр туфракны, 400 л суны авыр металлар – кургаш, төрекөмеш, кадмий, никель, цинк, марганец, литий белән зарарландырырга сәләтле. Шунлыктан  гади батарейкаларда, гадәттә,  чүп савытына ташлау ярамавы турында билге тора. Әлеге металларның аз гына күләме дә   организмда тупланып, сәламәтлеккә зур зыян сала.

Иң куркыныч металларнын берсе булган  төрекөмеш кеше организмына  су, үсемлекләр яки ит ризыклары аша үтеп керә. Бу металл организмда туплану сәләтенә ия. Ул бавырга, бөерләргә, нерв системасына һәм баш миенә тискәре йогынты ясый, сулыш органнары  авыруына, хәрәкәт аппараты бозылуга, күрү -ишету сәләте начараюга китерә.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*