Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Айдар Метшин Түбән Кама сәламәтлек саклау учреждениеләрендә практика узучы студентлар белән очрашты
Сәламәтлек
  • 11 Июль 2019 - 16:56
  • Караулар: 44
Бүген  Айдар Метшин шәһәр һәм район дәвалау учреждениеләрендә практика узучы медицина югары уку йортлары студентлары белән очрашты.

Казан, Пермь, Ульяновск, Мордовия һәм Башкортстанда белем алучы 130 студент хәзерге көндә Түбән Кама хастаханәләрендә практика уза.



«Әлеге очрашуны бик мөһим дип саныйм, чөнки ул сезгә алга таба белгеч сыйфатында нәкъ менә безнең учреждениеләрне сайларга мөмкинлек бирә һәм  сезнең шартлар уңайлырак булган урынны сайлаячагыгыз бик тә табигый», - диде үз чыгышында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы.

Алга таба Айдар Метшин безнең шәһәр һәм район хастаханәләренә яшь белгечләрне җәлеп итү буенча кадрлар стратегиясе турында сөйләде. «Земский врач» ( «Авыл табибы»)   федераль программасы 2012 елдан эшли, программа нигезендә бүгенге көндә  12 табиб 1 әр млн  сумлык грант алган.  Ә 2014 елдан Республика Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә кертелгән грантлар  программасы буенча 75 кеше 500 әр  мең сумлык грантка ия булган.



«Табиблар өчен аренда торагы» программасы да гамәлдә - медицина югары уку йортын тәмамлаганнан соң, табиб, әгәр бездәге хастаханәгә эшкә урнашса, яңа йортта барлык уңайлыклары һәм җиһазлары булган фатирга урнаштырыла һәм коммуналь хезмәтләр өчен генә түли, калган чыгымнарны хастаханә һәм шәһәр башкарма комитеты үз өстенә ала. Ике ел эчендә  бу программа буенча  44 табиб торак алган һәм тагын 30 фатир үз хуҗаларын көтә. Әгәр элек бу программада Түбән Камага  башка төбәкләрдән  килгән белгечләр генә катнаша алса, бу елдан муниципалитет әлеге программада түбәнкамалыларга  катнашу мөмкинлеге дә бирде.



Моннан тыш, сәламәтлек саклау учреждениеләре белән бергә район җитәкчелеге Түбән Кама районы өчен кирәк булган юнәлешләр буенча  ординатурада укуга түләүне финанслауда катнашу буенча тагын бер программага старт бирәчәк. Уку бәясенең 66% ын муниципалитет һәм медицина учреждениесе  калган 34% ын  белгеч түләячәге  планлаштырыла. Шул ук вакытта, Түбән Кама мэры билгеләп үткәнчә, әлеге программада бары тик иң яхшы студентлар гына катнаша ала. Ташламалар алу өчен,   булачак белгечнең белем  дәрәҗәсе иң мөһим күрсәткечләрнең берсе булачак.



Очрашуда шулай ук  Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова һәм хастаханәләрнең баш табиблары чыгыш ясадылар, алар бездәге  учреждениеләр, эш шартлары, хезмәт хакы һ.б.  турында сөйләделәр.



Студентлар, үз чиратында, ординатура, торак, грантлар һәм Түбән Камада медицина үсешенә кагылышлы сораулар бирделәр,  шәһәрнең алдагы үсеше белән кызыксындылар.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*