Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
12 көн калды
Түбән Кама табиблары хатын-кызлар арасында йөклелекне өзү проблемасы турында фикер алышты
Сәламәтлек
  • 30 Июнь 2019 - 07:00
  • Караулар: 34
Казанның Аналар һәм балаларны яклау һәм абортка каршы консультация үзәге белгече Аида Фиогбе Түбән Кама хатын-кызлар консультациясе белгечләре белән очрашты.
 
Психолог әлеге вазыйфада 3 ел эшли. Бу вакыт эчендә үзәк белгечләре медицина аборты ясатырга теләк белдергән хатын-кызлар белән сөйләшүләр алып барып, 120 бала гомерен саклап кала алган.



Түбән Камада гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү үзәге бар, анда хатын-кызларга йөклелекнең барлык этапларында һәм бала туганнан соң ярдәм күрсәтәләр.  Абортка барырга теләгән хатын-кызларның 30 проценты белгечләр белән аралашканнан соң,  йөклелекне өзүдән баш тарткан.



9 - 15 июль көннәрендә  Түбән Кама хатын-кызлар консультациясендә «Абортларга каршы» акциясе узачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*