Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
12 көн калды
Түбән Кама медицина көллияте студентлары экология буенча үз белемнәрен күрсәткән
Сәламәтлек
  • 15 Июнь 2019 - 07:36
  • Караулар: 9

Түбән Кама медицина көллиятендә студентлар арасында экология темасына ярыш үткән. Уенның максаты -   кешенең әйләнә-тирә мохиткә  йогынтысы турында белемнәрне камилләштерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

 Студентларга экологик юнәлештәге станцияләр буенча танып-белү характерындагы интерактив маршрут тәкъдим ителгән. Станцияләрдә алар чүпне аерып җыю буенча биремнәр үтәгән, чималны икенчел эшкәртү турында белемнәр үзләштергән һәм үзләренең нинди һөнәри белемнәргә ия булуларын күрсәткән. Көллият студентлары шулай ук табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт турында фәнни докладлар да әзерләгән.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*