Рус Тат
Табибка язылу бара: тәндәге миңнәрне бушлай тикшертергә мөмкин
Сәламәтлек
  • 16 Май 2019 - 08:15
  • Караулар: 20
20 майда Түбән Камада  меланоманы диагностикалау көне узачак. 

Хәзерге вакытта  дерматологка бушлай кабул итүгә язылу бара. Кабул итү 20 майда тире-венерология диспансерында узачак, үзегез  белән паспорт һәм полисыгызны алырга онытмагыз. Кабул итүгә төрле яшьтәге балаларны да яздырып була. 

Табибка язылу өчен телефон:  8 800 200 0345.  Рәсми сайт:  www.melanomaday.ru 

Меланома -  тире яман шешенең бер төре. Кешедә меланома барлыкка килүне тире үзе сиздерә. Тиредә җәрәхәтләр, табигый булмаган пигментация барлыкка килә, миңнәр үзгәрә. 

Профилактика сыйфатында гади кагыйдәләрне үтәргә: кояшта озак булмаска, күләгәдә генә кызынырга,  табигый тукымалардан тегелгән кием кияргә тырышырга, солярийларга йөрмәскә,  кояштан саклаучы крем кулланырга кирәк.






Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*