Рус Тат
Түбәнкамалылар игътибарына: эсседән саклану өчен берничә киңәш
Сәламәтлек
  • 13 Май 2019 - 14:45
  • Караулар: 18
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Түбән Кама халкын кисәтә: республикада иртәгә, 14 майда,  һава температурасы 34 градуска җитәчәк,  яшен булуы, боз явуы ихтимал.

"Һава температурасы 25° C тан  югарырак күтәрелсә дә, урамда булу вакытын киметергә кирәк, - ди Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре.  - Бу,  бигрәк тә,  кан баысмы югары булган кешеләргә һәм башка йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан җәфа чигүчеләргә кагыла".

 Эсседән саклану өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз:


1. Сәгать көндезге унбердән кичке бишкә  кадәр кояш нык кыздырган вакытта урамга чыгудан тыелып торыгыз. Ә урамга чыкканда, иркен, ачык төстәге, чын тукымадан тегелгән киемнәр кияргә тырышыгыз.

2. Җәйге эсседә сыеклыкны 1,5-3 литр эчәргә кирәк. Аеруча лимонлы су, шикәрсез  җылымса  яшел чәй  эчәргә киңәш ителә.ү



3. Кием-салым бигрәк тә муен һәм бил тирәләрендә иркен булырга тиеш. Галстук һәм каешлардан азат булу хәерлерәк. Киемнең мамык, вискоза, чын ефәк, киндердән тегелгән булуы яхшы. Эссе көннәрдә баш киеме кими йөрү дә куркыныч. Ул эссе сугуга китерергә мөмкин.

4. Бүлмәдә  кондиционер урнаштырылган икән, тәрәзәләрне  ачмаска киңәш ителә. 



5. Әгәр кояш астында булып кергәннән соң үзегездә баш әйләнү, хәлсезлек, мускулларда авыртулы спазмалар кебек билгеләр сизәсез икән, тиз арада күләгәле, салкынчарак урынга күчәргә һәм тән температурагызны үлчәп карарга тырышыгыз. Әгәр хәлегез әйбәтләнми икән, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 







Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*