Рус Тат
Түбән Кама табиблары 102 яшьлек бабайга үзенчәлекле операция ясаган
Сәламәтлек
  • 13 Апрель 2019 - 19:47
  • Караулар: 31

Түбән Кама район үзәк хастаханәсе травматологлары 102 яшьлек Николай Палкановның оча-бот сөяген алыштыру буенча уникаль операция ясаган. 

Пациент травматология бүлегенә  бәхетсезлек очрагыннан соң мөрәҗәгать иткән: ул егылып, оча-бот сөяген имгәткән. Бүлек мөдире – травматолог-ортопед Виктор Сизинцев авыруга югары технологияле операция ясарга кирәк дигән карарга килгән. Операция бер сәгатькә якын дәвам иткән.

102 яшьлек бабай операцияне уңышлы кичергән, табиблар тиздән ул йөри башлаячак, дип вәгъдә итә. Хәзерге вакытта пациент травматология бүлегенә күчерелгән.

Николай Егорович, өлкән яшьтә булуына да карамастан, актив тормыш рәвеше алып бара, көн саен иртән зарядка ясый, тәмәке тартмый, аракы эчми. Аның җиде оныгы һәм оныкларының җиде баласы бар.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*