Рус Тат
Түбән Камада туберкулезны профилактикалауга багышланган ункөнлек бара
Сәламәтлек
  • 21 Март 2019 - 13:16
  • Караулар: 42
24 март  -  Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. 2018 елда  Түбән Камада авыру йоктыруның  69 очрагы ачыкланган, шуларның 6 очрагы - балалар арасында. Перинаталь үзәге булган  шәһәр балалар хастаханәсенең 2нче сырхауханәсе мөдире Эльмира Хафизова хезмәттәшләренә бу авыру турында сөйләде.

Туберкулез таякчыгы, организмга эләгеп, анда гомер буена кала һәм теләсә кайсы вакытта кабат авыру китереп чыгарырга мөмкин.  Төрле хроник авырулар, стресслар, ару-талу,  иммунитетның начараюы туберкулез белән авырып китүгә этәргеч була ала. Әлеге  авыру кешедән кешегә һава аша тарала. Авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә микроб  һавага чыга һәм шул һаваны сулаучы сәламәт кешенең тын юлларына үтеп керергә мөмкин. 



"Балалар организмы өчен, бигрәк тә 2 яшькә кадәр, туберкулез таякчыгы күпкә куркыныч. Начар туклану, авитаминоз, ябыгу, даими стресс һәм йокы туймау – башкача әйткәндә, тормыш шартларының начар булуы авыру йоктыруда көчле факторлар, - ди белгечләр. - Еш кына үпкә туберкулезы ютәл белән башлана. Авыру башланганда, бронхит яки салкын тиюне хәтерләтә ала, әмма  бер атнадан тернәкләнәсе урынга, бала чирләвен дәвам итә, ябыга, ютәле көчәя. Температурасы көндез нормада булып,  кичкә күтәрелергә мөмкин".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*