Рус Тат
Сочида узучы инвестфорумда Түбән Камада сәламәтләндерү комплексы төзү турында килешүгә кул куелды
Сәламәтлек
  • 15 Февраль 2019 - 08:43
  • Караулар: 78
Сочида Россия инвестицион форумында Түбән Камада сәламәтләндерү комплексы төзү проектын гамәлгә ашыру  турында килешү төзелде. Бу  Европа дәрәҗәсендәге  шәһәр курорты булачак. Муниципалитет ягыннан документка Түбән Кама мэры Айдар Метшин кул куйды.



Проектка нигез салучы  -  удмурт эшмәкәре Юрий Бычков. Терма-мунчалар идеясенең асылы (мондый объектлар Воткинск һәм Ижауда ачылган инде) төрле социаль категорияләрдәге гражданнарны сәламәтләндерү һәм ялын оештыруны күздә тота.  Әйтик, термада булуның ике сәгате  өлкәннәр өчен -  150 сум, балалар өчен -  100 сум, ренсионерлар өчен  120 сум тора. Өстәмә процедуралар, белгеч консультациясе һәм башка хезмәтләр өчен дә бәяләр артык югары түгел.

Термалар  проектын тормышка ашыру республика инвестицион үсеш агентлыгының тырышлыгы нәтиҗәсе булды. Рөстәм Миңнеханов проектны хуплады, регионга мондый инфраструктура җитми, дип билгеләп үтте. Эшкуарлык өчен уңай шартлар тудыру буенча системалы эш алып баручы төбәк җитәкчелеге проектка һәрьяклап ярдәм күрсәтте. Кыска вакыт эчендә кирәкле килешүгә ирешелде һәм хәзер республикада дүрт объектны эшләтеп җибәрү буенча әзерлек эшләре алып барыла: Түбән Камадан тыш, бу  -  Алабуга, Яр Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләрендә. 

Алдан хәбәр ителгәнчә, Түбән Камада әлеге сәламәтләндерү комплексы шәһәр үзәгендә  төзелеп җитмәгән мәдәни үзәк урынында - Яшьлек урамының 13нче йорт бинасында урнашачак. Мәйданның чирек өлеше – 2 мең квадрат метрга якын урын  - мөслимә хатын-кызларга мини-комплекс өчен бүлеп биреләчәк. Биредә алар дин кануннарын үтәп, балалары белән ял итә алачак.

Ата-аналарга, үзләре  термаларда  булганда, балаларын калдырып тору өчен шартлар да тудырылачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*