Рус Тат
24 Февраль 2019
15:00 - 17:00
8 көн калды
23 Февраль 2019 18:00
24 Февраль 2019 20:00
7 көн калды
Грипптан саклану чараларын белү һәм үтәү мөһим
Сәламәтлек
  • 12 Февраль 2019 - 09:45
  • Караулар: 24
Быел гриппка каршы  124 меңнән артык түбәнкамалы прививка ясаткан, бу район халкының 46%ын тәшкил итә һәм эпидемия куркынычынын сизелерлек киметә. Түбән Кама районында грипп белән авыручылар саны әлегә теркәлмәде, дип хәбәр итте җитәкчелекнең дүшәмбе  киңәшмәсендә Рөстәм Изиятуллин.

Грипп – һәркем йоктырырга мөмкин кискен йогышлы авыру. Аны кешенең борынына һәм тамагына эләккән вирус китереп чыгара. Ютәлләүче, төчкерүче авыру кеше инфекция чыганагы булып тора. Аеруча беренче 3-4 көндә авыручыда башкаларга чирне йоктыру хәвефе көчле. Гриппның инкубацион вакыты берничә сәгатьтән 3-4 тәүлеккә кадәр күзәтелергә мөмкин.

Грипптан ничек сакланырга?

 Авырудан өч профилатика чарасы бар: вакцина ярдәмендә (специфик профилактика), химиопрофилактика (табиб кушкан вируска каршы чаралар) һәм шәхси гигиена чараларын үтәү (специфик булмаган профилактика). Соңгысына түбән­дә­геләр керә: 

- Авырулар белән бәй­ләнештә булмаска тырышырга. 

- Аларга якын килгән очракта битлек кияргә. 

- Кулларны сабын, антибактериаль чаралар белән юарга. 


-Төчкергәндә һәм ютәл-ләгәндә авыз-борынны кап­ларга. 

- Кеше күп җыела торган урыннарда булмаска. 

- Бинаны еш җилләтеп торырга. 

- Юылмаган куллар белән күзләргә, борынга, авызга тимәскә. 

-Сәламәт тормыш рәве­ше алып барырга: тиешенчә йокларга, саф һавада булырга, дөрес тукланырга. 


Әгәр авырдыгыз икән:

- Башкаларга йоктырмас һәм өзлекмәс өчен өйдә калыгыз, тышка чыкмагыз. 

- Авыруны аяк өсте үткәрмәгез, ятыгыз. 

-Гаиләнең башка әгъзаларына мөмкин кадәр якын килмәскә тырышыгыз . 

- Авыруның беренче билгеләрен сизү белән табиб чакырыгыз. 

- Бер генә тапкыр кулланыла торган кулъяулыкларыгыз булсын. Куллангач, аларны шунда ук ташлагыз. 

- Күп итеп витаминлы эчемлекләр эчегез. 

- Табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәгез, хәтта инде терелеп барган кебек тоелса да.

Әгәр гаиләдә берәрсе авырса, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

- Аны башкалардан аерып урнаштырырга. 

-Авыруны караучы бер генә кеше булса яхшы. Ул йөкле хатын-кыз булмасын. 

- Барлык гаилә әгъза­лары битлек кию, кулларны еш юып тору кебек гигиена чараларын үтәргә тиеш. 

- Авыруга бер метрдан да якынрак килмәгез. 


-Чирле кеше өчен аерым савыт-саба тотыгыз. 

- Авыруга игътибарлы булыгыз.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*