ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
16 көн калды
27 Сентябрь 2019
13:00 - 14:30
9 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
3 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
2 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
2 көн калды
Түбән Камада балалар табибларын дустанә мөнәсәбәткә өйрәтәләр
Сәламәтлек
  • 11 Февраль 2019 - 09:19
  • Караулар: 97
Түбән Камада «Дустанә сырхауханә»  республика проекты тормышка ашырыла. Дәресләр  шәһәр балалар хастаханәсендә  үткәрелә.

Яшь табиблар һәм шәфкать туташлары белән  әңгәмәләрне 1нче һәм 2нче сырхауханәләр мөдирләре Эльмира Хафизова һәм Ольга Митина алып баралар. Үз тәҗрибәләре мисалында алар авырулар  һәм хезмәттәшләре  белән  аралашу әдәбе, документларны дөрес тутыру, табиб серен саклау кебек мәсьәләләр хакында фикер алышалар, конфликтлардан чыгу вариантларын, аларны булдырмау ысулларын өйрәтәләр. Моннан тыш, медицина хезмәткәренең  киенү рәвеше  нинди булырга тиешлеге турында да аерым күрсәтмәләр бирәләр.



Хастаханәдә мондый дәресләрне даими үткәрергә планлаштыралар. Яшь табиблар өчен киләсе очрашу  конкрет хәлләрне ачыкларга һәм дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтүче психологлар катнашында узачак.   

«Дустанә сырхауханә» программасы республикада инде берничә ел эшли һәм медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен билгеләнгән.  


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*