Рус Тат
Түбән Камада физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен ачылган театр студиясенең премьерасы үтте
Сәламәтлек
  • 05 Февраль 2019 - 15:53
  • Караулар: 74
«Надежда» интернат мәктәбендә тәрбияләнүче мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Вера и любовь» театр студиясе ачылды. Балалар Яшь тамашачы театрының  тәҗрибәле актерлары белән бергә берничә ай дәвамында ике спектакль әзерләгәннәр. Нәтиҗәләр бик шәп, ә студия үзе балалар өчен тормышта яңа трамплин булды, дип хәбәр ителә  НТР сайтында. 

Ишегалдының ялкау гына  мәчесе һәм хәйләкәр тычканнар тормышы турындагы спектакльнең төп ролендә  -  Яшь тамашачы театры актеры Станислав Журков, ә тычканнар  -   интернатта тәрбияләнүчеләр.

Икенче спектакль  төлке һәм мәче турында рус халык әкиятенә нигезләнгән.  Төп рольне башкаручы Катя Тарасовага үз роле бик ошаган.  «Бу -  минем беренче ролем. Алга таба дәвамы  булыр дип өметләнәбез. Башта куркытты, соңыннан күнегелде», - дип сөйли кыз.

«Надежда» интернат мәктәбендә  театр студиясе ачылу  -  сөенечле  вакыйга.  "Мин театрның кешене рухландыруына, үз -үзен камилләштерү  мөмкинлеге бирүенә ышанам»,-ди  интернат мәктәп директоры Нина Буханова.

Яшь тамашачы театры актерлары балалар белән  шөгыльләнергә риза. Беренче спектакльләрнең репетициясенә ярты елга якын вакыт киткән. Мондый мавыгулар балаларга бик ярдәм итә. Педагоглар билгеләп үткәнчә, берәүләр үз фикерләрен белдерүдән куркудан туктаган, икенчеләре яхшырак укый башлаган. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*