Рус Тат
Түбән Каманың "Веста" үзәге хезмәткәрләре эш көннәрен иртәнге гимнастикадан башлый
Сәламәтлек
  • 19 Октябрь 2018 - 08:44
  • Караулар: 49
Хезмәт коллективларында физик культура һәм спортны үстерүгә юнәлдерелгән "Россия федерациясендә 2020 елга кадәр физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе"н тормышка ашыру максатыннан Түбән Каманың "Веста " гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре өчен җирле радиотапшырулар буенча көн саен производство гимнастикасы үткәрелә, дип яза ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте. 

Физик активлык кешенең үз сәламәтлеге турында кайгыртуның иң мөһим компоненты булды. Җитештерү гимнастикасы хезмәт һәм ял режимын оптимальләштерүдә аерым урын алып тора. Эш урынында билгеле бер күнегүләрне үткәрү хезмәткәрләрнең гомуми физик эшкә сәләтлелеген арттыруга, профессиональ авыруларны профилактикалауга ярдәм итә. Шулай ук сәламәт яшәү рәвешенә һәм даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү чарасы булып тора. Җитештерү гимнастикасы нибары берничә минут эш вакытын ала, ә хезмәткәрләргә файдасы бик күп. 

фото: http://mtsz.tatarstan
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*