Рус Тат
24 Февраль 2019
15:00 - 17:00
8 көн калды
23 Февраль 2019 18:00
24 Февраль 2019 20:00
7 көн калды
17 Февраль 2019
16:00 - 18:00
1 көн калды
Талпаннан сак булыгыз
Сәламәтлек
  • 05 Октябрь 2018 - 13:46
  • Караулар: 101
Агымдагы елның сентябрендә генә дә талпан тешләүдән Түбән Камада 87 кеше (шул исәптән, 21 бала) зыян күргән. Бөҗәкләрнең көзге чордагы  активлыгын белгечләр сентябрь аеның җылы килүе белән аңлаталар.

Күпчелек очракларда талпан кадалудан гөмбәчеләр зыян күрә, шулай ук йорт хайваннарыннан  күчү очраклары да бар. Талпаннар еш кына көзге яфраклардан ясалган букетлар эчендә дә яшеренә.Эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Пискарева Түбән Кама халкына урманда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерде: дөрес киенү, репеллентлардан файдалану, өйгә кайткач,  тәнне  җентекләп карап чыгу - талпаннан саклануның ышанычлы ысулы. 

Талпан тешләсә, ашыгыч рәвештә травматология пунктына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр тәнегездәге талпанны саклык белән алуда ярдәм күрсәтәчәк.Энцефалит яки боррелиоз авыруларын кисәтү максатыннан, әлеге бөҗәкләр Яр Чаллы шәһәренә экспертизага озатыла. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*