Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
6 көн калды
Түбән Каманың Сухрау авылында «Сәламәт йөрәк» акциясе узган
Сәламәтлек
  • 06 Октябрь 2018 - 12:29
  • Караулар: 60

29 сентябрьдә Бөтендөнья Сәламәт йөрәк көне билгеләп үтелә. Аның максаты – халыкка йөрәк-кан тамырлары авырулары, алардан саклануда профилактик чаралар хакында аңлату, әлеге юнәлештә төрле акцияләр оештыру. Түбән Кама районында да әлеге  уңайдан төрле чаралар, акцияләр оештырылды.

Әйтик, районның Сухрау авылында  «Сәламәт йөрәк» акциясе узды. Акция кысаларында Түбән Кама  медицина профилактикасы үзәге  мхезмәткәрләре авыл халкын  йөрәк туктаган очракта  ашыгыч ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр. Шулай ук бирегә килүчеләр  кан басымнарын, буйларын, гәүдә авырлыкларын белделәр, күзләренең күрү сәләтен, күз  басымын тикшерделәр.

Акция кысаларында  гриппка каршы вакцинация дә узды, катнашучыларга тематик әдәбият таратылды, сораштыру үткәрелде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*