Рус Тат
Түбән Кама «ВИЧка тест: Экспедиция» акциясенә кушылды
Сәламәтлек
  • 20 Сентябрь 2018 - 15:48
  • Караулар: 34
Түбән Кама «ВИЧка тест: Экспедиция» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Мобиль тест үткәрү пунктларына иртәдән үк чират тезелде. Беренче сәгатьләрдә үк 40 лап түбәнкамалы әлеге чарада катнашырга теләк белдерде.



Экспресс-тест процедурасы тиз, аноним һәм бушлай. Нәтиҗә 5-7 минут эчендә әзер була. Бу көнне барлыгы 129 кеше тест үтте, шуларның өчесендә әлеге авыру билгеләре табылды.

Акциягә Түбән Кама медицина хезмәткәрләре дә кушылды, сәүдә үзәге янындагы машина кую урынында алар үзләренең күчмә пунктын урнаштырдылар, анда түбәнкамалылар гриппка каршы прививка ясата алдылар. Әлеге эшнең беренче сәгатендә генә дә 50 түбәнкамалы гриппка каршы вакцина ясатты.



Бу атнада шәһәргә 18 830 доза вакцина кайтартылган. Белгечләр хәзерге вакытта гриппка каршы вакцинация үтү өчен иң уңайлы вакыт дип искәртә.

Бу көнне сәүдә үзәгенең беренче катында исә теләгән һәркем үзенең кан басымын үлчәтү һәм белгечтән консультация алу мөмкинлегенә дә ия булды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*