Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
ВИЧ- инфекциягә аноним төстә бушлай тикшеренү үтәргә мөмкин
Сәламәтлек
  • 18 Сентябрь 2018 - 10:51
  • Караулар: 57
19 сентябрьдә 12.00 – 19.00 сәгатьләрдә Түбән Камада «Олимп» СҮ (Бакый Урманче ур., 15) территориясендә «ВИЧка тест: Экспедиция» Бөтенроссия акциясе үтә.

Мобиль тест үткәрү пунктлары Россиянең 120 шәһәре аша узачак. Татарстан ВИЧ-инфекциягә түләүсез аноним тестлаштыру буенча акциядә катнашкан 21нче төбәк булачак.

Өстәмә мәгълүмат өчен: 24-31-59, 8 (917) 246-82-46.

 

2018 елның 1 июленә Россиядә ВИЧ йоктырган кешеләрнең гомуми саны 1,3 миллион кеше тәшкил итә. Безнең ил Көньяк Африка һәм Нигериядән кала, ВИЧ-инфекцияле кешеләр ачыклану тизлеге буенча 3нче урынны алып тора.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, җирдә 14 миллион кеше үзләренең ВИЧ-инфекция белән зарарланган булуын белми. Шуңа күрә авыруны вакытында ачыклау һәм дәвалау чаралары үткәрү мөһим.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*