Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
“Көчле рухлылар” өчен "Без-Россия гражданнары!” дип аталган VI республика иҗат бәйгесе игълан ителә
Сәламәтлек
  • 17 Сентябрь 2018 - 09:21
  • Караулар: 51
Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында "Без-Россия гражданнары!” дип аталган VI республика иҗат бәйгесе старт алды. Конкурс яшь буында патриотик хисләр һәм сайлауларга җитди караш тәрбияләү максатыннан оештырыла.

Номинацияләр:

1. “Йөрәк һәм шигырь белән сайлыйбыз” номинациясе (әдәби конкурс, 25 яшьтән 30 яшькә кадәр). Сайлау тарихы, сайлау хокукы һәм барышы темасына катнашучылар үзләре иҗат иткән шигырьләр, хикәяләр, эсселар рус һәм татар телләрендә басма һәм электрон вариантта кабул ителә.

2. “Мин - булачак сайлаучы” номинациясе (декоратив-гамәли сәнгать бәйгесе, 14-18 яшь). Төрле техникада башкарылган картиналар, панно, композицияләр һ.б. кабул ителә. Рәсемнең алгы ягында эшнең ничек аталуы, авторның исем-фамилиясе, яше, муниципаль берәмлеге күрсәтелә.

3. “Минем тавыш – мөһим!” номинациясе (18 яшьтән 25 яшькә кадәр, сәнгати-декоратив бәйге). Графика, гуашь, майлы буяу, төсле карандашлар, фломастерлар белән ясалган плакатлар, рәсемнәр кабул ителә. Эшләр А2, А3, А4 форматында булырга мөмкин. Рәсемнең алгы ягында эшнең ничек аталуы, авторның исем-фамилиясе, яше, муниципаль берәмлеге күрсәтелә.

Гаризалар 17 октябрьгә кадәр Мәктәп бульварының 2а йорты, КФҮ бинасы, 215нче бүлмәдә кабул ителә. Конкурсның сайлап алу этабына нәтиҗәләр 22 октябрьдә ясалачак. Белешү өчен телефоннар: 41-56-00, 8-917-886-51-85.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*