Рус Тат
Алкогольле эчемлекләрнең зыяны турында укучылар белән әңгәмә оештырылган
Сәламәтлек
  • 14 Сентябрь 2018 - 08:01
  • Караулар: 55
Психолог Вероника Филиппова Түбән Кама 8нче мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары белән «Сәламәтлеккә мотивация» темасына әңгәмә үткәргән.

Вероника Филиппова сүзләренчә, яшьләр, күпчелек очракта, иптәшләре арасында үзләрен олырак күрсәтергә һәм дәрәҗәләрен күтәрергә теләп, алкогольле эчемлекләр куллана башлыйлар. Ләкин алкоголь, киресенчә, яшь организмга тискәре тәэсир итеп, физиологик, психик үсешне тоткарлый. Аеруча алкогольле энергетиклар зыянлы. Аның составындагы этанол бала сәламәтлеген куркыныч астына куя.



Түбән Кама укучылары фикеренчә, хәмер һәм башка тыелган матдәләр кулланудан баш тартуның төп юлы – “Юк!" дип әйтү һәм спорт, вокал, сәнгать, бию кебек шөгыльләрдә үзеңә дуслар табып, үзара  аралашу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*