Рус Тат
Үзләреннән башлаганнар: Түбән Кама медицина хезмәткәрләре иртәнге зарядкага баскан
Сәламәтлек
  • 17 Июль 2018 - 10:11
  • Караулар: 86
Түбән Кама үзәк хастаханә хезмәткәрләренең эш көне физик зарядка ясау белән башлана. Күнегүләр комплексын аларга дәвалау физкультурасы белгечләре өйрәтә.



Бу юлы мондый өйрәнүләр хастаханә администрациясе вәкилләре арасында үткән. Моңа кадәр сырхауханә һәм стационар хезмәткәрләре дә әлеге күнекмәләргә төшенгән булган. Иртәнге зарядка ясау - хастаханә хезмәткәрләре өчен гадәти күренеш. Сəламəт булу өчен зарядка ясауның əһəмияте зур булуын һәркем белә. Ул органнар эшчәнлеген җайга сала, хезмәт һәм акыл эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*