Рус Тат
Медицина хезмәткәрләре ришвәтчелеккә каршы эшкә багышланган конференциягә җыелды
Сәламәтлек
  • 12 Июль 2018 - 16:13
  • Караулар: 94
Түбән Камада медицина хезмәткәрләренең “Медицинада ришвәтчелек. Табиб һәм авыру” темасына конференциясе үтте. Очрашу әлеге тармакта ришвәтчелек очракларын булдырмау һәм аларны кисәтү максатыннан оештырылды.

Конференциядә үзәк хастаханәнең баш табибы Хәбибулла Әхмәдов, прокурор ярдәмчесе Руслан Гәрәев, башкарма комитетның ришвәтчелеккә каршы эш бүлеге башлыгы Илдар Ильясов, медицина психологы Елена Барашкова, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова чыгышлары тыңланды.

Ришвәтчелеккә каршы эш темасына багышланган конференция үзәк хастаханәдә инде дүртенчн тапкыр үткәрелә. Оештыручылар исә аны нәтиҗәлерәк һәм үтемлерәк итү чараларын эзлиләр. Әйтик, быел юридик бүлек башлыгы Елена Чекмарева 2018 елга эш планы әзерләгәндә, хезмәткәрләр арасында иҗади бәйгеләр үткәрү эшен дә керткән. Шул рәвешчә, конференциягә әзерлек барышында хастаханәнең һәр бүлекчәсе “Без ришвәтчелеккә каршы!” темасына плакатлар әзерләгән.



Конференция шәһәр җирлегендә яшәүчеләр арасында сораштыру үткәрү белән башланды. Түбәнкамалыларга сораштыру барышында “Медицинада ришвәт дип нәрсәне саныйсыз?”, “Авырулар тарафыннан бирелгән бүләкләр ришвәт буларак саналамы?” кебек сораулар бирелде. Беренче сорауга күпчелек халык операция, госпитализация, вакытлыча эшкә яраксызлык турында белешмәләр өчен табибларның акча алуы ришвәтчелек буларак кабул ителүен белдерде. Сораштырылучыларның бары тик 10ысы гына бүләк бирүне ришвәткә санамаулары хакында әйтте.


Билгеле булганча, соңгы ел ярымда хокук саклау органнары тарафыннан табибларга карата җинаять эшләре кузгатылмаган, шулай да Илдар Ильясов медицина тармагында ришвәтчелек очраклары булу-булмауның прокуратура һәм тикшерү комитеты тарафыннан ныклы контрольдә торуын искәртте.



“Соңгы вакытта авырулардан ришвәтчелек яки табибларның акча сорау очраклары буенча бер генә шикаять тә булмады, - ди Хәбибулла Әхмәдов. – Пациентларга мөрәҗәгать итәсем килә: безнең хастаханәдә ришвәтчелек очракларына юлыккансыз икән, шәхсән миңа хәбәр итүегез яисә хат язуыгыз, яки 8(8555) 243-247 номерына шалтыратуыгыз сорала. Без һәрбер шикаятьне тикшереп, чаралар күрәчәкбез”.

Конференция ахырында иҗади бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Киләсе шундый очрашу ел ахырына билгеләнде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*