Рус Тат
Православие динен тотучы балалар өчен “Кама” сәламәтләндерү лагере махсус смена оештыра
Сәламәтлек
  • 11 Июль 2018 - 16:08
  • Караулар: 78
Түбән Каманың “Кама” балалар сәламәтләндерү лагеренда православие динен тотучылар өчен махсус смена оештырыла. Ул 8- 16 август көннәрендә дәвам итә. Балалар белән 4 тәрбияче һәм 10 вожатый эшләячәк.

Сменага 8-17 яшьлек балалар кабул ителә. Биредә дини тәрбиягә юнәлтелгән чаралар, руханилар белән очрашулар, Изге Чишмәгә бару кебек эшләр планлаштырыла. 160 урынның яртысыннан артыгына инде гаризалар кабул ителгән. Белешү өчен телефон: +7 987 271 17 68.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*