Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
Түбән Камада медицина көллиятләрендә елның иң яхшы чыгарылыш студентын ачыклауга республика бәйгесе үтте
Сәламәтлек
  • 17 Апрель 2018 - 13:47
  • Караулар: 100
Түбән Камада медицина көллиятләрендә белем алучылар арасында “Дәвалау эше” белгечлеге буенча елның иң яхшы чыгарылыш студентын ачыклауга республика бәйгесе үтте.

Быел бәйгенең безнең шәһәрдә узуы бер дә очраклы түгел, чөнки былтыргы бәйге җиңүчесен нәкъ менә безнең көллият әзерләгән иде: 2017 елда Буа шәһәрендә узган конкурста Түбән Кама медицина көллияте студенты Эльнара Мостафаева югары нәтиҗәләргә ирешеп, җиңү яулады.

Бәйге узачак уку йорты конкурска үз студентларын тәкъдим итә алмый, шуңа күрә быел Түбән Камада медицина көллиятеннән катнашучы булмады. Катнашучылар республиканың төрле төбәкләреннән: Әлмәт, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Казан, Минзәлә, Бөгелмә, Чистай, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән иде.

Бәйгенең теоретик өлешендә катнашучыларга тиз арада җавап таләп иткән сораулар бирелде, алар шулай ук компьютерда тест уздылар, ашыгыч ярдәм күрсәтүгә кагылышлы мәсьәләләр чиштеләр. Гамәли өлештә студентлар яраларны бәйләү һәм тамырдан кан алуда осталыкларын күрсәттеләр. Биремнәрнең ни дәрәҗәдә дөрес үтәлүен Түбән Кама сәламәтлек саклау учреждениеләренең өлкән шәфкать туташлары һәм көллият укытучылары күзәтте, катнашучыларның хаталы очракларын төзәтте.

Бәйненең һәр этабы нәтиҗәләре фойеда экранда күрсәтелеп барды. Жюри составы белән медицина мәгълүмат-аналитика үзәгенең статистика буенча башлыгы урынбасары Ольга Кәрамова җитәкчелек итте.

Нәтиҗәдә, 1нче урынга Казан шәһәреннән Алия Бакирова лаек дип табылды. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*