Рус Тат
Свердловец авылында яңа фельдшерлык- акушерлык пункты ачылды
Сәламәтлек
  • 05 Октябрь 2017 - 07:18
  • Караулар: 60

Кичә Түбән Каманың Свердловец авылында яңа фельдшерлык- акушерлык пункты ачылды. Бинаны ачу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. 

“Алты ел гамәлдә булган республика программасы кысаларында Түбән Кама районында 29 ФАП һәм табиблык амбулаториясен тәртипкә китердек, -диде үз чыгышында Айдар Метшин. – Программа әле дә дәвам итә!”

“Мин бер генә ФАП ачуда катнашмадым, шуңа күрә игътибарны әлеге объектның матурлыгына, аның тирә-ягына юнәлтәсем килә, - дип, үз кичерешләре белән бүлеште Айрат Фәррахов. – Әлеге объектны төзүче һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм!”

“Программа булдыру фикере 2011 елда яңгырады, инде менә республикада Татарстанда җитештерелгән 402 модульле ФАП сафка басты, - дип белдерде Гадел Вафин. – Бу эшләр барысы да халыкның сәламәтлеген саклау өчен башкарыла”.

Яңа бинаны сафка бастыру өчен республика бюджетыннан 2,740 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Пунктның тирә-юнен тәртипкә китерү җирле бюджет хисабына башкарылган.

Йөзгә якын торак йорты, өч йөздән артык халкы булган әлеге авыл яңа фельдшерлык- акушерлык пункты ачылуны шатланып кабул итте.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*