Рус Тат
14 түбәнкамалыга максатчан юллама бирелде
Сәламәтлек
  • 11 Июль 2017 - 11:12
  • Караулар: 205

Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Венера Рәхимова Түбән Каманың 14 чыгарылыш сыйныф укучысына югары уку йортына керү өчен максатчан юллама тапшырды. Әлеге юллама буенча алар Ижау шәһәрендәге дәүләт медицина академиясендә белем алачаклар.

“Медицина академиясенә барырга теләк белдерүчеләр өчен әлеге тармакның иң яраткан өлкә булуына ышанып калам. Сезгә уңышлар телим, безнең һәм әти-әниләрегезнең өметләрен акларсыз дип уйлыйм,”- дип мөрәҗәгать итте Венера Рәхимова булачак табибларга.

Медицина учреждениеләренә максатчан юллама федераль бюджет хисабыннан бирелә. Укуын тәмамлаганнан соң, яшь белгеч үзен укырга җибәргән учреждениедә 3-5 ел хезмәт куярга, шартны үтәмәгән очракта, уку өчен тотылган чыгымнарны дәүләткә кире кайтарырга бурычлы.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*