ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
61 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
12 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
7 көн калды
26 Гыйнвар 2020
14:00 - 15:30
4 көн калды
Түбән Кама мэры "Кама" сәламәтләндерү лагеренда һәм татар драма театрында төзекләндерү барышын бәяләде
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 29 Ноябрь 2019 - 07:31
  • Караулар: 49
Быел Түбән Камада  республика программалары нигезендә ике социаль әһәмияткә ия  объект  - "Кама" лагере  һәм татар драма театры бинасы капиталь  төзекләндерелә. Аларның икесендә дә ремонт эшләре  финиш сызыгына чыкты.

Әле җәй көне ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Түбән Кама мэры Айдар Метшин белән бергә "Кама" лагеренда күчмә киңәшмә вакытында бу лагерьның киләчәктә  республиканың  "Артег"ына әйләнү ихтималын җиткергәннәр иде. Лагерь территориясендә тудырыла торган шартларга карап, бу фикер, чыннан да,  тормышка ашырыла дип әйтергә була.



Капиталь ремонтның беренче этабында  озак еллар файдаланылмаган торак корпусларны торгызуга, булган корпусларда яңа шартлар тудыруга ирешкәннәр. Лагерь территориясендә "көчле рухлы"ларга да ял итү өчен мөмкинлекләр барлыкка килгән. Ашханә, актлар залы капиталь ремонтланган. Моннан тыш, футбол, хоккей, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары, хәрәкәтле уеннар өчен мәйданчыклар, амфитеатр, балалар мәйданчыгы, беседкалар  булдырылачак. Ремонтның беренче этабына 181 млн сум акча тотылган.



Әлеге чараларның барысы да мөмкин кадәр күбрәк балага ял итү мөмкинлеге тудыру һәм "Кама" лагерен  ел әйләнәсендә эшләп килүче комплекска әверелдерү максатыннан эшләнә.  Әлегә биредә җәйге сменалар гына оештырылса, төзекләндерүдән соң,  лагерь ел әйләнәсе эшли башлап, биредә спорт җыеннары, яшьләр өчен чаралар, каникул чорында балаларга ял итү һ.б. мөмкинлекләр ачылачак.  "Кама"ны экологик сукмак аша "Зәңгәр күл" лагере белән тоташтыру да планга кергән.


Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театрын реконструкцияләү дә тулы куәтенә бара. Быел театр үзенең 30 еллыгын билгеләп үтә, шуңа да әлеге масштаблы ремонт  шәһәр өчен зур бүләк булды. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 145 млн  сум күләмендәге акчага бинаны  ремонтлап кына  калмыйча, өстәмә тамаша залы да төзеп, тамашачылар өчен уңайлы урыннар булдырып, аерым касса да куелды. Сүз уңаеннан, билетларны онлайн-кассаларда да  сатып алырга мөмкин булачак.



Бинаның иске сәхнәсен, ремонтлап, "Бишегем" балалар театрына тапшырачаклар.   Күчмә киңәшмә вакытында Айдар Метшин аның бизәлешенә һәм эчтәлегенә аерым игътибар юнәлтте, архитекторларга өстәмә күрсәтмәләр бирде. Гомумән алганда, барлык төзелеш эшләрен ел ахырына кадәр төгәлләү бурычы тора.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*