Айдар Метшин шәһәрнең күп катлы йортларында капиталь ремонт барышы белән танышты. Шәһәр башлыгы Мәктәп бульвары һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнарында ремонт ясалучы йортларны карап чыкты һәм халык белән аралашты.
Әлеге микрорайоннар җитмешенче елларда ук сафка баскан, шуңа күрә мондагы йортлар ремонт эшләренә комплекслы якын килүне таләп итә. Биредә балконнарны ныгыту, фасад эшләре, баскычларны ремонтлау алып барыла.

Бу урамнардагы йортларга капиталь ремонт үткәрүне сорап, биредә яшәүчеләр Айдар Метшинга узган ел мөрәҗәгать иткәннәр иде, ул вакытта шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, йортлар 2019 елга төзекләндерү программасына кертелде.

Быел шәһәр күләмендә барлыгы 575 подъездны ремонтлау планлаштырыла, чыгымнар суммасы 192 млн сум тәшкил итә. 2019 елда шәһәр һәм районның 125 йортында ремонт эшләре башланды, бу - су, җылылык, электр белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру, лифтларны яңарту, түбә- фасадларны ремонтлау.
Тулаем алганда, ун ел эчендә Түбән Камада 740 торак йорт капиталь ремонтланган, моңа 5,6 миллиард сум акча тотылган. Бу - торак фондының 76 проценттан артыгы дигән сүз.