Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Көзгә Түбән Кама балаларына "Күчтәнәч" һәм "Елмаю" бүләк итәчәкләр
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 05 Июль 2019 - 12:55
  • Караулар: 56
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов җитәкчелегендәге эшче төркем Түбән Камада төзелеп килүче мәгариф объектлары  -   ике  балалар бакчасы  һәм мәктәптә эш барышы белән танышты. 

Әлегә диварлары  төзелгән беренче  объект -  "Елмаю" дип аталучы балалар бакчасы. Ул 49 нчы  микрорайонда урнашкан һәм сентябрьдә 260 баланы кабул итәргә тиеш. Балаларны туплау эше  электрон чират буенча алып барыла. Биредә ясле төркеменә -   өч яшькә кадәрге сабыйларга 120 урын бүлеп бирелгән.



"Ике яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе дә ясле урыннары булдыру өчен төзелә, - ди мәктәпкәчә белем бирү идарәсе җитәкчесе Светлана Андрианова. - Балалар бакчалары яңа микрорайоннарда булуына без бик шат,  балалы яшь гаиләләр  нәкъ менә биредә яши".

 "Күчтәнәч" дип аталучы икенче балалар бакчасы  35 нче микрорайонда төзелә. Учреждениеләрдә 4-6 яшьлек балаларның сөйләмендә кимчелекләрне бетерүгә юнәлдерелгән дүрт логопедия төркеме ачылачак.   "Кызганычка каршы, сөйләмендә кимчелекләр булган балалар саны елдан - ел арта бара, - дип сөйләде Светлана Андрианова. - Шуңа күрә без һәр микрорайонда ата - аналар бу төр хезмәтне ала алсын өчен,  шартлар тудырырга тиеш".



Балалар үсеше үзәге статусы әлеге учреждениеләрдә төп шөгыльләрдән тыш, сабыйларга  инглиз теле, география һ.б. фәннәр буенча да өстәмә белем бирүдә нигез булып тора. Идарә җитәкчесе кадрлар туплауга аерым таләпләр куелуын, бүгенге көнгә педагогик коллективларның тупланып бетүен җиткерде. 

Ясле төркемнәре булган  балалар бакчалары төзү - "Демография " милли проектының төп юнәлешләреннән берсе. Проект 1 гыйнвардан гамәлгә кертелде һәм биш ел дәвам итәчәк. 



Түбән Камада "Демография" илкүләм проектын гамәлгә ашыруны  "Бердәм Россия"  партиясенең җирле бүлекчәсе Сәяси советы әгъзасы Бэлла Махотина җитәкли. "Унике милли проект, һәркайсына тикшерү төркеме беркетелде, - дип сөйләде ул. -  Башкарма комитет вәкилләре белән бергә без төзелеш эшләренең ничек баруын карау өчен объектларга чыгабыз. Беренче яртыеллыкта Түбән Кама муниципаль районында 1404 бала туды. Киләчәктә аларның кайберләре  менә шушы ике яңа балалар бакчасына  йөрер дип уйлыйм".



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*