Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Түбән Камада тагын бер йорт файдалануга тапшырылды
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 24 Май 2019 - 15:58
  • Караулар: 28
Түбән Камада бүген Корабельная урамындагы 58 нче йорт файдалануга тапшырылды.  160 фатирлы йортта социаль ипотека программасында катнашучылар – бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре яшәячәк. Йортны төзү инвесторы – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды.



10 катлы йортта  4 подъезд, фатирларның гомуми мәйданы 8 031 квадрат метр тәшкил итә. Барлык фатирларда да яшәү өчен шартлар тәэмин ителгән, алар су, газ, электр энергиясе, җылылык исәпләгечләре белән җиһазландырылган. Йорттан ерак түгел,  "Норма 36" мәктәбе урнашкан,  янәшәдә балалар бакчасы төзелә.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*