Рус Тат
Фашист концлагерьларында тоткынлыкта булучылар истәлегенә тантаналы чара үтте
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 14 Апрель 2019 - 08:37
  • Караулар: 20
11 апрель - Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне. Бу көнне бөтен дөньяда фашист концлагерьларында һәлак булганнарны искә алалар, истәлекле чаралар һәм очрашулар оештыралар.

Бүгенге көндә Түбән Камада әлеге афәтне үз башыннан кичергән алты кеше яши. Шәһәрнең 12 нче мәктәбендә алар хөрмәтенә тантаналы чара оештырылды. Укучылар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр,  җырлар башкардылар. Фашист концлагерьларының элеккеге тоткыннары Альбина Дыранова һәм Валентина Артемьева үз хатирәләре белән уртаклаштылар. Чарада шулай ук муниципалитет, социаль яклау идарәсе, ветераннарның иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

Очрашуда Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе урынбасары Казбек Ризванов, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Резидә Җәләлова, Аксакаллар шурасы  җирле иҗтимагый оешмасы урынбасары Суфиян Минһаҗев чыгыш ясадылар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*