Рус Тат
Кама Аланы яшьләр үзәгендә капиталь ремонт бара
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 14 Апрель 2019 - 08:21
  • Караулар: 72
Кама Аланында "Алан" яшьләр үзәгендә капиталь ремонт бара. Проектны гамәлгә ашыруга республика тарафыннан 9,5 млн  сум акча бүлеп бирелде.



Капиталь ремонт барышында түбә һәм фасад ремонтланачак, тәрәзәләр һәм ишекләр алмаштырылачак, коридорлар һәм кабинетлар, актлар залы һәм кафены  бизәкләү эшләрен башкарачаклар. Инженерлык коммуникацияләрен яңарту да күздә тотыла.



Үзәк яшьләргә үз мөмкинлекләрен ачу, вакытларын файдалы һәм күңелле үткәрү өчен хезмәт итүен заманча шартларда дәвам итәчәк. Өлкән буын вәкилләре өчен дә аерым мәйданчыклар эшләячәк.



Билгеле булганча, 2017 елда "Төзекләндерүдә 5 адым" программасын гамәлгә ашыру кысаларында "Алан" яшьләр үзәге бинасында Өченче буын университеты студентлары – өлкән буын вәкилләре өчен дәресләр үткәрелә башлады. Биредә  төрле күргәзмәләр, иҗади чаралар һәм фестивальләр уза. Үзәктә туган якны өйрәнү  музее да бар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*