Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 9 дней
Төзекләндерелгән сырхауханәләр декабрь аенда ачылачак
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 20 Сентябрь 2017 - 15:47
  • Караулар: 178

Түбән Камада берьюлы ике сәламәтлек саклау учреждениесендә – 1нче өлкәннәр сырхауханәсе һәм 2нче балалар сырхауханәсендә төзекләндерү эшләре ахырына якынлашып килә. 

НТР каналы хәбәр итүенчә, 1нче өлкәннәр сырхауханәсендә эш берьюлы ике бинада алып барыла. Ике катлы бинада эш төгәлләнеп килә, биредә бүгенге көндә линолеум җәю, сантехника урнаштыру, эчке диварларны буяу кебек эшләр генә калып бара.

“Атна ахырына әлеге бинада эшләрне төгәлләргә уйлыйбыз. Параллель рәвештә дүрт катлы бинада да эш алып барабыз, андагы эшләрне ноябрь ахырына төгәлләргә ниятлибез”, - ди “НФ-строй” җәмгыяте директоры Фәнил Нәҗмиев.
Ике бинаны да блокларга бүлгәннәр. Ике катлы бина, ягъни “А” блогында төрле белгечләр һәм терапия бүлеге урнашачак. “Б”, “В”, “Г” блоклары урнашкан дүрт катлы бинада 60 урынга исәпләнгән көндезге стационар, Сәламәтлек үзәге, клиника-диагностика лабораториясе, медицина тикшеренүе узу бүлеге һ.б. урнашачак.

2нче балалар сырхауханәсендә дә эшләр ахырына якынлашкан: баскычларга култыксалар кую, тупсаларны беркетү кебек эшләр генә калып бара.

План нигезендә әлеге биналар 30 ноябрьгә кулланылышка тапшырылырга тиеш, ләкин генераль җыештыру, җиһазларны урнаштыру эшләрен исәпкә алып, әлеге медицина учреждениеләре декабрь урталарыннан эшли башлар дип фаразлана.

Әлеге учреждениеләрдән тыш, Түбән Камада быел тагын консультация -диагностика сырхауханәсе, яңа туган балалар патологиясе бүлеге ремонтланачак. Барлык эшләр өчен республика бюджетыннан 330 миллион сумнан артыграк күләмдә акча бүлеп бирелгән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар