Рус Тат
Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә төзекләндерү эшләре бара
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 14 Июль 2017 - 15:28
  • Караулар: 284

Бүгенге көндә Түбән Каманың өч сәламәтлек саклау учреждениесендә – 1нче өлкәннәр сырхауханәсендә, 2нче балалар сырхауханәсендә һәм консультация- диагностика үзәгендә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Әлеге учреждениеләрдә төзекләндерү эшләре 2017-2018нче елларга сәламәтлек саклау тармагында каралган махсус программа нигезендә алып барыла. ТР Президенты тарафыннан расланган бу программа буенча, сырхауханәләр капиталь төзекләндерүдән тыш, заманча медицина җиһазлары белән дә тәэмин ителәчәк.

Төзекләндерү эшләре берничә этапта үтәчәк. Проект эшләре төгәлләнеп, бүгенге көндә биналарның техник планын үзгәртү эшләре алып барыла. Хәзерге вакытта объектларда тәрәзләр, электр челтәре тулысынча алышынган, идәннәр яңартылган, эшчеләр түбә ябу эшенә керешкәннәр. Бер үк вакытта диварларны сылау һәм тигезләү эшләре дә алып барыла. Якын араларда ишекләр һәм керамик плитә кайтартылачак.

Бүгенге көндә төзекләндерү эшләре 20%ка башкарылган,  биредә 60-70ләп  эшче хезмәт куя.

Түбән Кама сәламәтлек саклау учреждениеләрен яңарту өчен барлыгы 272 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән, шулардан 62 млн сум - 2нче балалар сырхауханәсен, 124 млн сум - 1нче өлкәннәр сырхауханәсен, 85 млн сум - консультация- диагностика сырхауханәсен  төзекләндерү өчен тотылачак.

Капиталь төзекләндерү эшләре бу ел ахырына төгәлләнәчәк дип фаразлана.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*