ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Зыян күргән эшмәкәрләргә субсидия биреләчәк
Икътисад
  • 03 Май 2020 - 08:34
  • Караулар: 16
Зыян күргән тармакларда эшләүче оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр субсидия алу өчен 1 майдан гариза бирә алалар. Моның өчен электрон формада телекоммуникацион элемтә каналлары, салым түләүче - юридик затның шәхси кабинеты (салым түләүченең шәхси кабинеты - шәхси эшмәкәр)  яки почта аша гариза җибәрергә кирәк.

Субсидия коронавирус белән бәйле хәлнең начараюы шартларында  эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең чыгымнарын өлешчә компенсацияләү өчен бирелә. Субсидия күләме март аенда хезмәткәрләр саныннан чыгып, 12130 сумга  (МРОТ) тапкырлана. Шәхси эшмәкәрләр өчен хезмәткәрләр санына бер кеше өстәлә (шәхси эшмәкәр үзе).

Әгәр шәхси эшмәкәрнең  ялланып эшләүче хезмәткәрләре булмаса, субсидия күләме айга 12 130 сум тәшкил итә.

Салым хезмәтенең бердәм телефон номеры:  8-800-222-22-22.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*