ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама депутатлары 2019 ел бюджет үтәлеше белән танышты
Икътисад
  • 30 Апрель 2020 - 09:42
  • Караулар: 86

Түбән Камада шәһәр һәм район депутатлары 2019 елда бюджет үтәлеше турында хисап кабул иттеләр. Шәһәр һәм район Советларының чираттагы сессияләре аерым режимда узды.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын исәпкә алып, әлеге җыелышлар онлайн-режимда катнашу мөмкинлеге белән узды. Трансляция махсус каналда оештырылган иде. Залда бары тик депутатлар, шулай ук прокурор һәм башка чакырылган кунаклар гына булды. Шул ук вакытта барлык кирәкле куркынычсызлык таләпләре үтәлде.


Сессиянең көн тәртибендәге төп мәсьәләләр - 2019 ел өчен шәһәр һәм район бюджеты үтәлеше хисабын карау. Бу хакта финанс һәм бюджет департаменты җитәкчесе Светлана Логинова сөйләде. 2019 елда шәһәр бюджеты керемнәр буенча 1 млрд 979 млн сум, чыгымнар буенча 1 млрд 917 млн сум күләмендә расланган. Түбән Кама муниципаль районының 2019 елга бюджеты керемнәр буенча 5 млрд 531 млн сум, чыгымнар буенча 5 млрд 509 млн сум күләмендә расланган. Ике бюджет та профицитлы.


Финанс департаменты җитәкчесе сүзләренә караганда, муниципаль бюджетлар – гадәттәгечә социаль юнәлешле бюджетлар, алар муниципаль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләрне агымдагы карап тотуны гына тәэмин итәләр. Мәсәлән, муниципаль район бюджетында социаль-мәдәни өлкәне карап тотуга чыгымнарның гомуми суммасыннан 84,3% туры килә, ягъни 4 млрд 645 млн 395 мең сум 74,2%ы бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә исәпләнгән хезмәт хакы түләүгә туры килә. Әһәмияте буенча тагын бер зур чыгым - туклануны оештыру. Әлеге чыгымнарның өлеше 12,2% тәшкил итә. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү - 6,8%; барлык салымнарны түләү  -3,4%.

    

Шулай ук сессия кысаларында Түбән Кама муниципаль районының 2021 елга кадәр муниципаль милекне хосусыйлаштыруның фараз планына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр каралды.

Моннан тыш, сессияләрдә 29 апрельдән, санитар-эпидемиологик хәлне яхшырганчыга кадәр, даими депутат комиссияләре утырышларын читтән торып уздыру турында карар кабул ителде.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*