ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин авыл җирлекләрендә эш активлыгын арттыру буенча күчмә киңәшмә уздырды
Икътисад
  • 23 Апрель 2020 - 08:15
  • Караулар: 72

 Район оператив штабының утырышы кичә Каенлы авыл җирлегендә узды, аның кысаларында коронавирус йогышын профилактикалау, авылда эш активлыгын арттыру, шулай ук язгы чорның актуаль сорауларының берсе - янгынга каршы режим мәсьәләләре каралды.


Түбән Кама районы авыл җирлекләре территориясендә барлыгы 9 ирекле янгын сүндерүчеләр командасы, ТР Янгынга каршы хезмәтнең 2 өлеше һәм Югары Уратма авылында бер муниципаль янгын сагы эшли. Алар беренчеләрдән булып,  авыл кешеләренә ярдәмгә киләләр, халык арасында зур профилактик эш алып баралар. 


Киңәшмәдә  авылларда  янгын сүндерүчеләр командаларын көчәйтү турында тәкъдимнәр каралды. Аерым алганда,  район дәрәҗәсендә командалар өчен өстәмә штат берәмлекләре бүлеп бирү мәсьәләсе каралачак. Район башлыгы Айдар Метшин янгын командалары хезмәткәрләренең хезмәт хакына да аерым игътибар бирде.

Район оператив штабы утырышында  Түбән Кама районында эшлекле активлыкны үстерү буенча авыл җирлекләре башлыклары белән килешүләр дә имзаланды.


Килешү планы үз эченә KPI (ингл. "Key Performance Indicators" - нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләре) форматында 3 юнәлешне ала: мини-фермалар төзү, халыкның актив өлешен кооператив пайчылары рәтенә кертү һәм эшкәртү өчен яшелчә җыю.

Районда 80 крестьян- фермер хуҗалыгы эшли, шуларның 43е терлекчелек белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә район җирлегендә сөтчелек юнәлешендә 33 мини-ферма төзелгән, дүрт авыл хуҗалыгы кооперативы эшли. 2018 елның маенда «Нижнекамский» кулланучылар кооперативы төзелде, аның үз автолавкалары бар, ул ерактагы авыл җирлекләрен иң кирәкле продуктлар белән тәэмин итә. Кооператив халыктан 17,2 тонна бәрәңге һәм яшелчә җыеп алган, ул җитештерүчеләребез продукциясен эшкәртү өстендә эшли. Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан көненә 100 литр сөт җыела.


2020 елда Түбән Кама муниципаль районы бюджетыннан хуҗалык итүнең кече формаларына субсидия рәвешендә 4 млн 514 мең сумлык ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*