ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
37 көн калды
Түбән Камада антисептик препарат җитештерелә башлый
Икътисад
  • 26 Март 2020 - 08:35
  • Караулар: 38

"ТАНЕКО" компаниясе Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы таләпләренә туры килә торган рецептура буенча антисептик эретмә җитештерә башлый. Компания кирәкле компонентлар сатып алган һәм норматив-техник документацияләрне эшләп бетергән.

Препаратның төп компоненты изопропил спирты булачак. Спиртлы антисептик белән кулларны даими сөртү элек билгеле булган йогышлы авыруларны, шулай ук коронавирусны кисәтүнең нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора.

Продукция 10 һәм 20 литр күләмендә пластик канистрларда чыгарылачак. “ТАНЕКО” җитештергән антисептик продукция белән “Татнефть” үз предприятиеләрен, компания эшчәнлегенең төбәк социаль хезмәтләрен тәэмин итәргә планлаштыра.

Шулай ук “Түбән Кама Нефтехим” ГАҖ бүлендек предприятиесе —   медицина битлекләре өчен тукылмаган полипропилен материал җитештерүче “Полиматиз” АҖ заводы якын арада үз эшчәнлеген 10 тапкырга арттырырга планлаштыра.

“БИЗНЕС Online” хәбәр итүенчә, “Полиматиз” бер сәгать эчендә 500 мең битлеккә җитәрлек материал әзерли ала. Март башыннан биредә 67,4 тонна материал җитештерелгән, заводның җитештерүне аена 600 тоннага җиткерү мөмкинлеге бар.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*