ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
37 көн калды
Инвестсовет утырышында биш проект расланды
Икътисад
  • 16 Март 2020 - 13:59
  • Караулар: 34

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы каршындагы Инвестсовет утырышында биш бизнес-проект каралды.

Эшмәкәрләр Түбән Кама территориясендә суыткыч техникасы, пыяла, металл 3D-коймалар, металл эшкәртү производствосын оештырырга, шулай ук «Түбән Кама» сәнәгать паркын киңәйтергә планлаштыралар.


Утырышта бизнесменнар үз идеяләре белән уртаклаштылар һәм проектларының өстенлекләре турында сөйләделәр. Барлык биш проект та хупланды.


Гомумән алганда, Түбән Кама муниципаль районы территориясендә 47 млрд сумлык төрле юнәлештәге 65 яңа инвестиция проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла, бу өстәмә 9 мең эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*