ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Бүген Айдар Метшин һәм Радмир Беляев катнашачак Эшкуарлык буенча Совет утырышын онлайн карарга мөмкин
Икътисад
  • 02 Март 2020 - 08:13
  • Караулар: 22
Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышын онлайн карарга мөмкин булачак. Киңәшмәдә Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев катнаша.

Утырыш бүген сәгать унда Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узачак. Чарада 20дән артык эшкуар, шулай ук республика хакимияте органнары җитәкчеләре, эшмәкәрлек  иҗтимагый берләшмәләре лидерлары, муниципаль район башлыклары, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашачак.

Бизнес вәкилләре тарихи-мәдәни экспертиза процедурасын гадиләштерү, ЕНВДны бетерү нәтиҗәләрен йомшарту, автоматик үлчәү контроле системасын камилләштерү, сөт продукциясен маркировкалау буенча артык йөкләнешне бетерү, үзмәшгульләр өчен товарларны маркировкалау шартларын гадиләштерү темалары буенча фикер алышачаклар.

Трансляцияне рәсми сайтның төп битендә әлеге  сылтама буенча карарга була: http://tatarstan.ru/
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*