ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Айдар Метшин икътисадны цифрлаштыру юнәлешендә активрак эшләргә чакырды
Икътисад
  • 17 Февраль 2020 - 14:16
  • Караулар: 34
Айдар Метшин икътисадны цифрлаштыру юнәлешендә тагын да кыюрак һәм нәтиҗәлерәк эшләргә чакырды. Кече һәм урта бизнес өчен электрон инструментлар турында сүз эшлекле киңәшмәдә дәүләт сатып алулары турында фикер алышканда барды.

Түбән Кама мэры сүзләренә караганда, муниципалитетта 232 муниципаль заказчы теркәлгән, узган ел алар интернет-аукционнар һәм конкурслар аша 932 сатып алу башкарган, гомуми сумма 1 млрд 602 млн 490 мең сум тәшкил иткән.

"Электрон аукционнар һәм конкурслар нәтиҗәләре буенча төзелгән контрактларның өлеше 87 процент тәшкил итте, - дип хәбәр итте Айдар Метшин. - 2019 елда көндәшлекле сатып алулар уздыру хисабына бюджет акчаларын экономияләү 83 млн 641 мең сумга җитте".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*