ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Кама Аланында яңа юл һәм Haier паркы төзергә планлаштыралар
Икътисад
  • 28 Гыйнвар 2020 - 15:54
  • Караулар: 52

Татарстан РФ ВЭБ дәүләт корпорациясенә керүче моношәһәрләр үсеше фонды ярдәмендә Кама Аланы бистәсендә юллар һәм Haier индустриаль паркының икенче чиратын төзергә планлаштыра. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт корпорациясе башлыгы Игорь Шувалов белән телевизион күпер вакытында белдерде, дип хәбәр итә "Татар-информ".    Видеоконференциядә шулай ук Айдар Метшин да катнашты.

«Быел без фондка Кама Аланы моношәһәренең транспорт инфраструктурасын төзү буенча яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен гариза бирергә планлаштырабыз», - диде ул. «Гаризаларны караганда, исәпкә алуыгызны сорыйм»,– дип өстәде республика җитәкчесе фондның генераль директоры Ирина Макиевага мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Президенты аңлатканча, Кама Аланында Haier индустриаль паркының икенче чираты инфраструктурасы төзелеше бара. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанның моношәһәрләр үсешенә аерым игътибар бирүен искәртте. Республикада алар барлыгы җиде: Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Чистай һәм Кама Аланы. Аларга миллионнан артык татарстанлы һәм төбәкнең икътисадый актив халкының чиреге туры килә.

Фонд ярдәме белән республикада Чаллы һәм Түбән Кама сәнәгать зоналарында автомобиль юлларын реконструкцияләү, Haier, «Түбән Кама» һәм «Яшел Үзән» сәнәгать парклары инфраструктурасын булдыру буенча берничә зур проект гамәлгә ашырылган инде. Моннан тыш, быел Алабугада күпләп сату-бүлү үзәкләре өчен челтәрләр төзеләчәк. Бу проектларны гамәлгә ашыру 4 мең 827 эш урыны булдырырга һәм 20 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирде, диде ул.

Фото: http://tatarstan.ru/


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*