ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
Түбән Камага Россия монополиягә каршы хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов килде
Икътисад
  • 02 Декабрь 2019 - 14:56
  • Караулар: 13
Түбән Камада  Россия монополиягә каршы хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары  Игорь Павлов булып китте. Ул  җитештерү объектларын карады, шәһәр җитәкчелеге һәм мәктәп укучылары белән аралашты, халыкны кабул итте.  

Эш сәфәре кысаларында 24 нче лицейда ачык дәрес тә үткәрелде. «Балаларда  бизнес үсешендә гадел, дөрес көндәшлек кирәклеген һәм монополиягә каршы орган эшчәнлегенең мөһимлеген аңлау хисе тәрбияләү – бу юнәлештә төп бурычлар әнә шул», - диләр монополиягә каршы федераль хезмәттә.

Игорь Павлов шулай ук  «Пионер» индустриаль паркын карады, эшкуарлар белән аралашты. Эшмәкәрләр монополиягә каршы законнар буенча сорауларга җаваплар ала алдылар. Кабул итүгә бизнес белән шөгыльләнмәүче түбәнкамалылар да килгән иде. Күтәрелгән темалар арасында -   дәүләт сатып алуларына, алкоголь продукциясен сатуга контроль, намуссыз көндәшлек һ. б.

Эш сәфәре барышында Павлов Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерүнең милли планын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмәдә дә катнашты. Республиканың монополиягә каршы хезмәте җитәкчесе урынбасары билгеләп үткәнчә, алар эшенең максаты – кулланучыларның канәгать булуын арттыру, көндәшлеккә сәләтле булуның икътисадый нәтиҗәлелеген күтәрү,  икътисадны тотрыклы үстерү.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*