ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
9 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
4 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
1 көн калды
2020 елда Түбән Камада мәгариф өлкәсенә 4 млрд сум акча бүлеп биреләчәк
Икътисад
  • 22 Ноябрь 2019 - 12:06
  • Караулар: 68
Түбән Камада  2020 елга Түбән Кама районының  консолидацияләнгән бюджеты проектлары буенча җәмәгать  тыңлавы узды, шулай ук 2021-2022 елларның план чорына фаразланган бюджет турында фикер алыштылар.

Утырышта  шәһәрнең төрле  оешма һәм учреждение белгечләре, шәһәр һәм район Советлары депутатлары, җирлек башлыклары, предприятиеләр, ММЧ вәкилләре,  җәмәгатьчелек катнашты.



Утырыш Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин чыгышы белән ачылды. Төп доклад белән бюджет һәм финанслар департаменты җитәкчесе Светлана Логинова чыгыш ясады. 2020 елда Түбән Кама муниципаль районының консолидацияләнгән бюджеты 5,7 млрд  сум тәшкил итәчәк. Чыгымнар керемнәр күләмендә планлаштырылган,   бюджет  балансланган.

Районның консолидацияләнгән бюджеты район, шәһәр, Кама Аланы һәм авыл җирлекләре бюджетларыннан тора. 2019 елда консолидацияләнгән бюджет керемнәре 3,209 млрд сум тәшкил иткән. 2020 елда фаразланган керем -  3,229 млрд сум. Светлана Логинова сүзләренә караганда, бюджет керемнәрендә төп урынны физик затларның кертемнәреннән алынган салым били. Бу күрсәткеч  1,5 млрд сум тәшкил итә. Салым булмаган керемнәр структурасында җирне арендага бирү алда бара, 2020 елда бу юнәлештә планлаштырыла торган керем — 160 млн сум.




Түбән Кама районының консолидацияләнгән бюджеты чыгымнары маддәсе буенча беренче урында мәгариф тармагы тора, аңа киләсе елда 4 млрд сум акча тотылачак, шуның 80% ы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакына салынган.

ТКХ тармагына — 464 млн  сум, мәдәнияткә — 310 млн  сум, социаль сәясәткә 225 млн сум акча тотылачак.

2020 елда Түбән Кама шәһәренең тышкы төзекләндерү объектларын карап тотуга 301,7 млн сум акча бүлеп бирү планлаштырыла, шул исәптән юллардагы чокырларны  ремонтлауга – 13 млн сум, юлларны карап тотуга – 86 млн сум, урам утларын тәртиптә тотуга - 14,4 млн сум. 



Утырышта шулай ук 2020 елга планлаштырылган программалар турында мәгълүмат җиткерелде. Сүз уңаеннан, киләсе елда шәһәрнең 4 мәктәпкәчә учреждениесенә капиталь ремонт ясау,   Төзүчеләр бистәсендә һәм «Патриот» үзәге янында 20 нче мәктәп стадионына   2 ачык типтагы универсаль спорт комплексы төзү  планлаштырыла. Авыл җирлегендә мәдәният объектларын, мәктәп, балалар бакчаларының түбәләрен ремонтлау дәвам итәчәк. Шулай ук «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында 480 млн сум күләмендә финанслау бүлеп бирү планлаштырыла, акчаларның бер өлеше Шинчылар проспектын  реконструкцияләүгә тотылачак.

Җәмәгать  тыңлавы,  катнашучыларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча,  үткән дип танылды. Хәзер 2020 елга һәм 2021-2022 елларның план чорына бюджет проекты профильле депутат комиссияләрендә тикшереләчәк, шуннан соң төп финанс документы агымдагы елның ахырына  шәһәр һәм район Советлары сессияләрендә фикер алышуга чыгарылачак.

«БИЗНЕС Online»  материаллары буенча
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*