ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
35 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
29 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
27 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
26 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
20 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
8 көн калды
Инвестицион совет утырышында өч бизнес-проект каралды
Икътисад
  • 16 Октябрь 2019 - 10:36
  • Караулар: 33
Түбән Каманың инвестицияләр каталогы өч яңа проект белән тулыланды. Хәзер бу исемлектә төрле юнәлештәге 55 объект бар, аларның   инвестиция  күләме 43 млрд  сумга җитә,  7,5 мең эш урыны булдыруны фаразлый. Барлык проектларга да муниципаль структуралар тарафыннан ярдәм күрсәтелә.



Бу юлы Түбән Кама Инвестицион советы утырышында өч бизнес-проект каралды. Утырышны Түбән Кама муниципаль  район башлыгы Айдар Метшин уздырды.   Беренче булып үз проектын «Iron Industry Сompany» тәкъдим итте, ул сәнәгать предприятиеләре төзелеше һәм аларны капиталь ремонтлау өчен җиһазлар җитештерергә планлаштыра. Предприятие  Түбән Камадагы эре сәнәгать объектларына подрядчы буларак җәлеп ителүче төзелеш оешмалары белән хезмәттәшлек итәргә ниятли.



Икенче проектны вентиляция һәм төтен суырту системалары өчен электр приборлары җитештерүче  «КЭМА» ҖЧҖ  вәкилләре тәкъдим итте. Мондый электр приборларының 80 проценты Россиягә чит илләрдән китерелә.  «КЭМА» ҖЧҖ ил базарының  25- 30 процентын яулап алырга планлаштыра. 



«Акватар» предприятиесе икенчел чималдан төргәкләр җитештерүне оештырып җибәрергә планлаштыра. Беренче чиратта,  компания үз эшләнмәләрен йомырка җитештерүчеләргә тәкъдим итәргә ниятли. Бүген ил базарында төргәкләү материаллары җитештерүчеләр күп, әмма тотылган  кәгазьдән  җитештерүче -   бары Туймазыда  гына.


Өч проект та Түбән Кама АСИҮТ  резидентлары булырга планлаштыра.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар