ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
54 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
5 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
Кече эшмәкәрлеккә ярдәм йөзеннән яңа сервис гамәлгә керә
Икътисад
  • 04 Сентябрь 2019 - 08:14
  • Караулар: 40

“Ак Барс” банкы ТР Гарантия фонды белән берлектә “Поток” мәйданчыгы базасында кече бизнеска кредит бирү өчен яңа цифрлы сервисны гамәлгә кертте.

Хәзер кече предприятиеләр кыска вакыт эчендә һәм залогсыз онлайн займнар җәлеп итә ала. Кредит суммасының 50% ына поручительлеккә Гарантия фонды алына. Нәтиҗәдә, кече бизнес 6 айга кадәр еллык 14% лы кулай ставка белән 3 млн сумга кадәр кредит рәсмиләштерә ала.

ТР Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев әйтеп узганча, бу яңалык эшмәкәрләргә онлайн-кредит алуда иң түбән процент белән тиз арада займ алу мөмкинлеге бирәчәк.

Проектның беренче инвесторы – “Ак Барс” банкы төркеменә керүче компания. Башлангыч чорда инвестицияләр 150 млн сум тәшкил итәчәк. Күп күләмдә документлар җыю һәм офиска килеп йөрү таләп ителми. Кредит алучының аны түли алачагы расланса, акча мөрәҗәгать иткән көнне үк исәп-хисап счетына күчәргә мөмкин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*