ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада "Пионер" индустриаль паркы эшчәнлеге белән танышты
Икътисад
  • 29 Август 2019 - 08:49
  • Караулар: 24
Рөстәм Миңнеханов Түбән Каманың «Пионер» индустриаль паркында булды. Паркның төп резиденты - буялган  корыч рулоннар җитештерүче "Камасталь" заводы.

ТР Президентына 2025 елга кадәр паркның мәйданы 30 мең кв. метрга кадәр артачагы, резидентлар санын 10 компания тәшкил итәчәге, инвестицияләр күләменең  2,5 млрд  сум булачагы турында сөйләделәр.


"Камасталь"  ҖЧҖ 2017 елның май аенда гамәлгә куелган, төп эшчәнлеге –металл эшкәртү һәм аны буяу. Предприятие (99,8%) "Циндао Бэйцзяэр инвестирование" ҖЧҖ (Шаньдун, Кытай) карамагында. Россия-Кытай заводы елына кимендә 50 мең тонна буялган табаклы корыч җитештерүгә исәпләнгән,  инвестицияләрнең гомуми күләме — 428,7 млн сум. Җитештерүне техник эшләтеп җибәрү 2018 елның 31 декабрендә гамәлгә ашырылды. "Камасталь"  "Haier" компаниясенең көнкүреш техникасы корпуслары өчен корыч әзерли.


Сәнәгать паркында шулай ук  фасад панельләре  җитештерү производствосы да ачыла, аны  Түбән Кама эшмәкәре Булат Мотыйгуллин ача. Ул үз партнеры — "Камасталь" заводы   материалларыннан панельләр җитештерү белән шөгыльләнәчәк. Булат Мотыйгуллин проектка 428 млн сум акча кертергә һәм Россиядә базарның 2% ын җәлеп итәргә  планлаштыра.

Рөстәм Миңнехановка  җитештереләчәк  панель үрнәкләре стендын да тәкъдим иттеләр. Президент проектны хуплады.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*