ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
54 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
5 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
Түбән Кама эшкуарларын Чжан Жуйминь лекциясенә чакыралар
Икътисад
  • 27 Август 2019 - 10:16
  • Караулар: 62

 Haier корпорациясе президенты Чжан Жуйминь Россиядә беренче тапкыр заманча менеджмент турында лекция сөйләячәк.

Haier ун ел рәттән көнкүреш техникасы арасында дөнья бренды исемлеген җитәкли, шулай ук ул 100 иң яхшы дөнья бренды исемлегенә дә кертелгән. Түбән Камада Кытай техникасы өчен буялган корыч җитештерелә.

Чжан Жуйминь - халыкара менеджмент өлкәсендә бик күп бүләкләр иясе. Шулай ук Fortune журналы версиясе буенча ул «Дөньяның 50 иң яхшы лидерлары»ның берсе буларак танылган. 1984 елда Чжан Жуйминь «Циндао суыткычлар заводы» директоры булып эшли. Чжанның яңа вазыйфасында беренче адымы завод продукциясе сыйфатының яңа стандартларын ныгытуга юнәлдерелә.


Продукциянең сыйфатын күтәреп, Чжан ассортиментны (микродулкынлы мичләр, тостерлар, кондиционерлар, тузан суырткычлар һ.б.) киңәйтә һәм Азия-Тын океан төбәге, АКШ һәм Европа илләре белән хезмәттәшлек урнаштыра. Өч ел эчендә завод Кытай базарында алдынгылыкка чыга.

Лекция 29 августта Казанның «Уникс» комплексында узачак. Очрашу 10:00 сәгатьтә башлана. Катнашу бушлай, ләкин сылтама аша теркәлергә кирәк булачак.

Фото: Министерство промышленности и торговли РТ и Тransitplus


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*