ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
5 көн калды
Түбән Кама оешмалары инновацияләргә ярдәм итү фонды грантына ия була ала
Икътисад
  • 09 Август 2019 - 13:43
  • Караулар: 87

Татарстанның инновацион кече предприятиеләре «Цифрлы икътисад» милли программасы кысаларында инновацияләргә ярдәм итү фондыннан грантка гариза  бирә алалар. Грантлар продуктлар, сервислар,   ясалма интеллект, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык, яңа җитештерү технологияләре, робототехника, чыбыксыз элемтә технологияләре, бүленгән реестр системасы, квант технологияләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Гаризалар илкүләм программаның «Мәгълүмати инфраструктура» һәм «Цифрлы технологияләр» федераль проектлары кысаларында «Старт» һәм «Үсеш» программалары буенча кабул ителә. Өстенлек патент кооперациясе турындагы килешү нигезендә чит илләрдә интеллектуаль милекне теркәү перспективалары булган проектларга бирелә.

«Старт» программасы буенча яңа товар, эшләнмәләр, технологияләр яки хезмәт күрсәтүне эшләп чыгарырга һәм үзләштерергә омтылган кече инновацион предприятиеләр булдыруга һәм аларга ярдәм итүгә 3 млн сум алырга мөмкин.

«Үсеш» программасы буенча, эшләнелә торган продукция төрләрен диверсификацияләү юлы белән эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен фәнни-тикшеренү эшләрен үткәрү кирәклеге булган алга киткән предприятиеләргә ярдәм итүгә 20 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*