ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
12 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
4 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
3 көн калды
Түбән Камада туйлар, бәйрәмнәр алып баручылар үзмәшгуль буларак теркәлә
Икътисад
  • 02 Август 2019 - 09:37
  • Караулар: 61

Түбән Камада туйлар, бәйрәмнәр алып баручылар өчен махсус очрашу уздырдылар. Эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге белгечләре бу өлкәдә хезмәт куючыларны хокукый нигездә эш йөртергә өйрәттеләр. Иң уңайлы һәм отышлы вариант – үзмәшгуль булып теркәлү. Түбән Кама муниципаль районында бүгенге көндә 900 дән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән.

Татарстанда һөнәри керемгә махсус салым режимы кертелде. Яңа режимнан хезмәт күрсәтү һәм җитештергән товарларын сату белэн шөгыльләнүче, ялланган хезмәткәрләре булмаган физик затлар файдалана ала.    Яңа режим өчен салым базасын билгеләгәндә календарь елда алынган керем күләме 2 миллон 400 мең сумнан артып китмәскә тиеш. Шул ук вакытта бернинди керем дә юк икән, салым түләргә дә кирәкми.

Кызыксынучы кешеләрне Түбән Камада һәр атнаның чәршәмбесендә 16:00 сәгатьтә кабул итү уза. Адрес: Мәктәп бульвары, 2а, 3 нче кат, конференц-зал. Элемтә өчен: 8-800-700-23-24 (өст. 112).

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*