ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада микрофибра җитештерелә башлаячак
Икътисад
  • 01 Август 2019 - 12:28
  • Караулар: 120

"Микрофибра” компаниясе “Түбән Кама” алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең тугызынчы резиденты булды. Кичә Казанда проект тулысынча расланды.

Предприятие йомык цикл технологиясе буенча эшләячәк, анда микрофибрадан әзер продукция алуның барлык стадияләре дә каралган: чималны эшкәртүдән алып текстиль эшләнмәләр тегүгә кадәр. Соңгы продукция - көнкүрештә җыештыру-чистарту өчен материалларның зур ассортименты.

Россиядә дә, Европада да бу төр производство әлегә юк иде, безнең базарларга барлык продукция Кытайдан кертелә килде.


 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*